Туган илем-Россия!
Россиядә Халыклар бердәмлеге көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Рәсемнәрдә фломастер, карандаш, акварель буяулар ярдәмендә балалар халыклар дуслыгын, Ватанга мәхәббәтне сурәтләделәр. Рәсемнәр ярдәмендә балалар Халыклар бердәмлеге турындагы үз карашларын сөйләделәр, фикерләрен һәм фантазияләрен чагылдырдылар. Балалар рәсем ясаганда, китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда китапханә фондында төрле халыкларның төрле телләрдә язылган китаплары тәкъдим ителде. Берничә китап өйдә уку өчен бирелде.
