Бердәмлектә һәм Татулыкта.
Чернышевка авыл китапханәсендә иң зур дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар Бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә һәм татулыкта» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу бәйрәм шундый зур һәм күпмилләтле ил – Россия турында, илдәге дуслык, үзара ярдәмләшү һәм төрле мәдәниятләргә хөрмәтле караш турында балалар белән фикер алышу өчен менә дигән сәбәп. Балалар безнең иксез-чиксез Ватаныбыз киңлекләрендә онлайн сәяхәттә булдылар, төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм костюмнары белән таныштылар, чара дәвамында Халыклар Бердәмлеге көненә багышланган күмәк иҗат эше башкардылар.
