Дәүләт флагы
1 Ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелде. 1991 елда Татарстан Республикасы Югары Шурасы хәзерге флагны республиканың дәүләт символларының берсе буларак кабул итте. Бу көнгә Әлдермеш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында китаплар тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
