Чиполлиноның гаҗәеп маҗаралары
Шәпше авыл китапханәсе яшь укучылар өчен Джанни Родариның юбилеена багышланган «Чиполлиноның гаҗәеп маҗаралары» исемле уен-викторина үткәрде. Китапханәче балаларны Итальян балалар язучысы һәм журналистының биографиясе белән таныштырды.ул бик күп әкиятләр иҗат иткән, аларның геройлары иң гади кешеләр, хәтта җансыз предметлар, һәркемгә таныш яшелчә һәм җиләк-җимешләр булган. Аннары балалар «Зәңгәр ук» поездында «Серле», «Белеп кара әле», «Викторина» һәм ахыргы «мультфильм» станцияләре буйлап әкияти сәяхәткә киттеләр, анда аларның игътибарына 1961 елда чыккан «Чиполлино» кыска метражлы анимацион фильмын карау тәкъдим ителде.

