Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәрби парад көне: ничек булды

7 ноябрь – календарьның кызыл көне. Мәшһүр шигырендә шулай диелә. Ә бу нинди көн иде? Ул нәрсәсе белән  танылган? Моны ачыклау өчен  Бөреле җәнлек совхозы китапханәсе укучылары өчен Ватанны саклаучылар елына багышланган тарих сәгате оештырылды һәм үткәрелде. Чөнки бу көнне 1941 елда башкаланың Кызыл мәйданында хәрби парад булган, аннан солдатлар турыдан-туры фронтка, Мәскәүне фашистлардан саклауга киткәннәр. Бу ничек булды – укучылар «7 ноябрь – Хәрби дан көне» видеофильмыннан белделәр. Шулай ук темага төшенергә «Россия тарихы» һәм «Удивительная Россия» китаплары ярдәм итте.