Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Канафия Нәфыйковның туган көне

Ноябрь аенда сәнгатьнең атказанган эшлеклесе Нәфыйков Канафи Абзәлетдин улы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ул Шигали китапханәсендә еш кына кунак була. Рәссам Канафи Нәфыйков тарихи-этнографик жанрда эшләде, аның укытучылары Бакый Урманче, Чыңгыз Әхмәров булды. Рәссам күп укыды, өйрәнде һәм хәтта Болгарда казу эшләрендә катнашты, шуннан соң ул үзенең тормыш рәсемнәре  өчен зур тема белән илһамланды. Шигали Мәдәният йортында аның Болгар темасына багышланган чираттагы күргәзмәсе уза.

К. Нәфыйков иҗатының төп темасы – татар халкының үткән гасырлары. Аның рәсемнәрендә  халыкның хак тарихы чагыла.

К. Нәфыйков рәсемнәре татар халык сәнгатенең колористик төзелешенә нигезләнгән, сырлы нечкәлекләре һәм төс композициясенең нәзакәтлелеге белән аерылып тора.

Шигали авылы китапханәчесе Шигалы Мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә рәссамны даими рәвештә чараларга чакыралар, сәнгать эшлеклесен туган көне белән котлап, аңа портретын бүләк иттеләр.