Россия террорга каршы!
Биектау авылы китапханәсе үз укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Әңгәмәдән укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, максатлары һәм нәтиҗәләре нинди икәнен белделәр. Китапханәче балаларга терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле предметлар табылганда, катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый ситуация килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калырга кирәклеге турында сөйләде. Чара азагында балаларга видеоролик күрсәтелде.
