Тәмәке бетмәс тартучы бетәр
Биектау авылы китапханәсендә тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче балаларга тәмәкенең зыяны турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар никотинның кеше сәламәтлегенә нинди зыян салуы, «җиңел» сигаретларның булмавы һәм аларның кешегә зыян китерүе турында фикер алыштылар. Чара ахырында китапханәче бу начар гадәтләргә иярмәскә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында да искәртте.
