Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар иленә сәяхәт

Коркачык авылы китапханәсендә балалар өчен «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты балалар әдәбиятын популярлаштыру,  китап укудан ләззәт һәм күңел күтәренкелеге алу иде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр бар иде. Күргәзмәгә килүчеләрнең һәркайсы үзенә ошаган китапны сайлап алып, өенә алып кайтып китә алды. Димәк, балалар өйдә яраткан геройлары белән мавыктыргыч маҗараларга юлыга, фантазияләр дөньясына чума алачак.