Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ак Бим Кара колак: моңсу тарихның яхшы дәресләре

Коркачык  авылы китапханәсендә күренекле рус язучысы Г. Н.Троепольскийның тууына 120 ел тулуга һәм аның иң танылган «Ак Бим Кара колак» китабына багышланган әңгәмә үткәрелде. Очрашу китапханәче Гавриил Николаевич Троепольскийның катлаулы һәм кызыклы тормыш юлы турында сөйләвеннән башланды. Катнашучылар аның язучы гына түгел, ә агроном, табигатьне яхшы белүче һәм кадерләүче дә булуын белделәр, һәм бу аның әсәрләрендә дә чагыла. Әңгәмәнең төп үзәге, әлбәттә, аның «Ак Бим Кара колак»әсәре булды. Әсәрнең сюжеты турында сөйләштек. Бу китап кичерергә мәҗбүр итә торган мәңгелек кыйммәтләр турында: тугрылык һәм шәфкатьлелек, кешенең «кече туганнарыбыз» алдындагы җаваплылыгы һәм турыдан-туры явызлыктан да ныграк яралый ала торган рәхимсез битарафлык турында.