Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Ана йөрәге җылысы»

29 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе иң кадерле кешеләребез-әниләребезгә багышланган кичә оештырды.Китапханәче шулай ук гаилә, ата-ана мәхәббәте һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган «Ана йөрәге җылысы» исемле китап күргәзмәсе әзерләгән. Күргәзмәдә матур әдәбияттан алып тәрбия һәм гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган фәнни-популяр басмаларга кадәр төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде. Килүчеләр классиклар һәм заманча авторларның әсәрләре белән таныша, үзләре өчен кызыклы яңа китаплар таба һәм кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында белә алдылар.Шулай ук чара барышында яраткан әниләр өчен брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.