Үзе гади, үзе затлы , онытылмас исем – Блок.
Александр Александрович Блок – Көмеш гасырның рус шагыйре, шулай ук язучы, публицист, драматург, тәрҗемәче һәм әдәби тәнкыйтьче, XX гасыр рус әдәбияты классигы. Чернышевка китапханәсендә А.А. Блокның тууына 145 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең әсәрләре, аның иҗаты турында әдәбият, шулай ук төрле фотоматериаллар тәкъдим ителде.
