Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең төбәк талантларга бай

Биектау авылы китапханәсендә «Безнең төбәк талантларга бай» дигән китап күргәзмәсе ачылды. Безнең район халкы Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре булган якташлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Күргәзмәдә Биектау районыннан чыккан күренекле шәхесләр турында китаплар тәкъдим ителде. Якташларыбызның иҗаты бик күптөрле, аларның барысын да бер генә нәрсә берләштерә – үз җиреңне, үз илеңне ярату. Китапханәче укучыларны С.Сәйдәшевның, А. Хәсәновның, Ф. Гарипованың, Х. Вахитның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.