Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтерлибез сине, билгесез солдат

Ел саен 3 декабрьдә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби, үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Биектау авылы китапханәсендә «Хәтерлибез сине, билгесез солдат» исеме астында хәтер сәгате узды. Китапханәче балаларга ни өчен без Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген сакларга тиешбез, сугыштан соң күп еллар узгач, һәлак булган сугышчыларны туган илгә кайтара торган эзләү отрядлары турында сөйләде.