Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырлыкны оныту юк!

Ватанны саклаучылар елына, Билгесез солдат көненә багышланган тарихи-патриотик тәрбия кысаларында Бөреле җәнлек совхозы китапханәсенең яшь укучылары өчен Билгесез Солдат батырлыгы турында төрле авторларның шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Китапханәче «Исемең үлемсез» китабы ярдәмендә бу истәлекле датаның календарьда барлыкка килү тарихы турында сөйләде, матур әдәбиятка күзәтү ясады, «Батырлык җыры», «Бөек Ватан сугышы турында хикәяләр», «Җиңүгә ант итәбез» җыентыкларыннан сугыш турында иң яхшы әсәрләр белән таныштырды.  Ә балалар исемнәре билгеле булмаган, әмма хәтерләре исән калган солдатларның батырлыклары турында кычкырып шигырьләр укыдылар!