Без бер –беребезгә кирәк
3 декабрь көнне, Олы Кавал авыл китапханә мөдире мәдәният йорты хезмәткәрләре белән, инвалидларның өйләрендә булды. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү ул. Һәр кеше,кем өчен булса да игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Олы Кавал авылында шулай ук инвалид булган балалар яши, аларга мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк.
