Татар фольклор утырмалары
Биектау авылы китапханәсендә Пушкин картасы программасы кысаларында «Татар фольклор утырмалары» исемле чара узды. Чарада 3 нче мәктәпнең 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларга халык авыз иҗаты, татар халкының сәнгате турында сөйләде. Алар шулай ук «Түбәтәй», «Кем тизрәк?» фольклор уеннарында катнаштылар, татар телендәге мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарада укучылар татар милли ашларыннан авыз итә алдылар. Шулай ук чарага тематик китап күргәзмәсе дә оештырылды.
