Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы
Мөхәммәт Мәһдиев – әдәбият галиме, татар халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Ул авыл һәм аның кешеләре турында гаҗәеп җылылык һәм мәхәббәт белән яза, аларның кимчелекләрен һәм көчсезлекләрен яшерми, кайвакыт алардан көлә дә. «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча Татарстанда фильм да төшерелде. Әдәбият галиме буларак Мәһдиев ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә өлеш кертә. Аның тикшеренүләре татар әдәбиятының онытылган исемнәрен табарга ярдәм итә. Язучының тууына 95 ел булу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, китапханә фондыннан авторның әсәрләре тәкъдим ителә.
