Татар халкының җаны һәм йөрәге
Салих Сәйдәшев – татар композиторы, дирижер, профессиональ милли музыкага нигез салучы. Ул үзенчәлекле фольклор традицияләрен профессиональ музыка коралларының заманча яңгырашы белән берләштергән, татар драматурглары пьесаларына музыка язган беренче кеше булды. Аның биографиясендә уңыш та, дан да, тыюлар да, эзәрлекләүләр дә булган, тик туган халкы Сәйдәшевне үзенең күренекле улы дип саный һәм беркайчан да аннан ваз кичмәячәк. Чернышевка авыл китапханәсендә бөек татар композиторының 125 еллыгына багышланган чара узды. Анда балалар бөек музыкант иҗаты белән таныштылар, аның илебез сәнгатенә керткән өлеше турында белделәр.
