Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең каһарман

Декабрьдә истәлекле даталар күп. Шуларның берсе – Ватан каһарманнары көне. Бу көнне без сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан батырларны данлыйбыз. Шушы дата уңаеннан, Мүлмә авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханә мөдире китап укучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды һәм Ватаныбызның сугышчан данын чагылдырган әдәбиятка күзәтү ясады. Чарада катнашучылар Анна Печерскаяның «Балалар – Бөек Ватан сугышы каһарманнары» һәм Рафис Корбанның «Әхмәров» исемле китаплары белән аеруча кызыксындылар.