Татар фольклор утырмалары
Алат авыл китапханәсе “Пушкин картасы” программасы кысаларында “Татар фольклор утырмалары”дип исемләнгән мавыктыргыч интерактив уен уздырды. Бу вакыйга татар халкының бай мәдәни мирасын кадерләүче һәм яратучы һәркем өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Уенда катнашучылар тарихка гына кагылып калмыйча, борынгы гореф-гадәтләр, җырлар, табышмаклар һәм уеннар дөньясына да чума алдылар. “Утырымалар ” һәркем үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп тоя алырлык итеп оештырылды, анда халык традицияләре кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.
Чара барышында алып баручы халык риваятьләре, катнашучыларга татар мәдәнияте белән бәйле төрле табышмаклар һәм ребуслар тәкъдим ителде. Утырышлар аралашу һәм тәэсирләр алмашу өчен менә дигән мөмкинлек булды, татар халык җырлары яңгырады, күңелле һәм дәртле уеннар булды.
