Татар фольклор утырмалары.
Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы буенча китапханәче «Татар фольклор утырмалары» дип аталган чара үткәрде. Китапханәче балаларны фольклор барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Шулай ук халык әкиятләре, җырлары, әйтемнәре, табышмаклары, тиз сөйләмнәре дөньясына чумдылар. Балалар халык авыз иҗатының тормыш, көнкүреш чагылышын чагылдыруын белделәр. Чара барышында китапханәче фольклор турында видеоматериал күрсәтте, анда балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Алар фольклорның төрле жанрлары белән таныша алдылар: санаулар, чакырулар, былиналар, такмаклар, риваятьләр, такмаклар тыңладылар, мәзәк сүзләр әйттеләр.Чара бик кызыклы һәм күңелле узды.
