Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар иленә сәяхәт

Биектау авылы китапханәсе 3 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен китаплар дөньясына сәяхәт ясады. Китапханәче укучыларга китапханәнең белешмә-библиографик эшчәнлегенә нәрсә кергәнен сөйләп бирде, кызыксындырган сорауга җавапны мөстәкыйль рәвештә каталог, картотека, энциклопедия яки белешмәлек буенча ничек табарга кирәклеге турында аңлатты. Чара барышында балалар энциклопедияләрдән, белешмәлекләрдән сорауларга җаваплар эзләделәр. Беренче сыйныф укучылары төрле балалар журналларын һәм китапларын зур кызыксыну белән карадылар. Укучыларга сәяхәт бик ошады һәм алар китап алу өчен китапханәгә килергә вәгъдә бирделәр. Китапханәгә белән җанышу мавыктыргыч, кызыклы һәм белемле булды.