Туган як тарихы
Биектау авылы китапханәсендә туган якны өйрәнү максатыннан «Туган як тарихы» исемле әңгәмә узды. Чара барышында укучылар кече Ватанның нәрсә аңлатуы, аның алдында җаваплылык хисе нәрсәдә чагылырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Укучылар авылның ничек барлыкка килүе, ни өчен шундый исем алуы, беренче күчеп килүчеләр, авылның өлкән кешеләре, биредә нинди танылган кешеләр яшәве турында кызыклы мәгълүмат тыңладылар. Чара барышында туган як тарихын чагылдырган китапларга күзәтү ясалды.
