РФ Конституциясе
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәнең яшь укучылары Россия Федерациясе Конституциясе тарихы, кыскача эчтәлеге белән таныштылар, «гражданин», «кагыйдәләр», «законнар», «кеше хокуклары» төшенчәләренең мәгънәләрен белделәр. Чара азагында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Мондый чаралар үз хокукларың һәм бурычларың турында белемнәрне киңәйтү, үз Ватаныңа карата горурлык, хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү өчен кирәк.
