Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кеше китә – җыры кала

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960 нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра. «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда  Татарстан Республикасының  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Чыршы авыл китапханәсендә «Кеше китә – җыры кала» дигән исем белән китаплар күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә укучыларны әлеге халык язучысының биографиясе һәм иҗади мирасы белән таныштыруга юнәлдерелгән. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре һәрвакыт укучыларның игътибарын җәлеп итә һәм итәчәк.