Китапханә, китап, мин – тугры дуслар
Биектау авылы китапханәсе 3 нче мәктәпнең 1б нче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрде. Чара барышында балалар китапханәгә ничек язылырга, «абонемент», «уку залы» нәрсә ул һәм аларның нәрсә белән аерылып торулары турында белделәр. Китапханәче балаларга китапларны ничек дөрес сайларга, китапларның китапханәдә нинди кагыйдә буенча урнаштырылуы турында сөйләде. Укыганнан соң, китаплар китапханәгә кайтарылырга тиешлеген дә аңлатып узды.
