Наум Грамотник көне
Халык календаре буенча 14 декабрь Наум-Грамотник көне дип йөри. Биектау авылы китапханәсе бу көнгә багышлап укучылар белән чара үткәрде. Китапханәче Наум Грамотник көненең барлыкка килүе һәм борынгы рус мәктәпләрендә укучыларга грамотаның ничек бирелүе турында сөйләде. Чара барышында укучылар «Хата тап», «Табышмакны чишегез» һәм «Мәкальне җый» дигән танып белү конкурсларында катнаштылар.
