Биектау районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Казанда «Пирамида»мәдәни-күңел ачу комплексында Биектау районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чарада актив катнаштылар. Чарада килгән кунаклар өчен «Район турында»китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәмдә район һәм республика җитәкчелеге, тармак ветераннары һәм туган як үсешенә зур өлеш керткән кешеләр катнашты. Бәйрәмдә район һәм республика җитәкчелеге, ветераннар һәм туган як үсешенә зур өлеш керткән кешеләр катнашты. Килгән кунаклар зур кызыксыну белән күренекле шәхесләрнең, районнан чыккан кешеләрнең портретлары төшерелгән баннерлардан панораманы, шулай ук күргәзмәдәге китапларны, буклетларны, журналларны карадылар.Бу тантаналы чарада аерым кунак-Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Аңа беренчеләрдән булып яңа гына басылган авыл җирлекләре тарихы турындагы,шигырьләре,җырлары тупланган китап тапшырылды
