Яңа елны күңелле каршылыйбыз!
Яңа 2026 ел – Кытай календаре буенча Ат елы якынлаша. Традиция буенча «Күл янында» паркында урам чыршысы ачылды. Бистәдә яшәүчеләр Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук башка әкият персонажлары белән театральләштерелгән яңа ел тамашасын рәхәтләнеп карадылар. Балалар әкият, маҗара һәм серләрнең тылсымлы дөньясына чумдылар. Алар Кыш бабайга һәм Кар кызына явызлык белән көрәштә ярдәм итәргә тиеш булганнар, бу эшне алар бик шәп башкарганнар. Аннары җырлар, биюләр, уеннар, әйлән-бәйлән шигырьләр белән бәйрәм үткәрделәр һәм Яңа ел чыршысын кабыздылар.
