Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кар бөртеге

Яңа ел алдыннан Биектау авылы китапханәсе «Чудеса в ладошках» клубына йөрүче укучылар белән кар бөртеге ясау буенча мастер-класс уздырды. Яңа ел яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ул шатлык һәм тылсым бүләк итә. Без чыршыны якты гирляндалар белән бизибез, үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз. Кәгазь битен затлы кар бөртегенә әйләндерү өчен бары тик кайчы, фантазия һәм, әлбәттә инде, теләк кенә кирәк. Балалар осталыкларын кулланып, гади кәгазь битеннән үзенә тартып тора торган искиткеч матур кар бөртеге ясадылар. Укучылар ясаган кар бөртекләрен яңа елга йортларын бизәү өчен үзләре белән алып киттеләр.