Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Урман гүзәле өчен уенчык .

Һәр кешенең балачакта Яңа ел иң яраткан бәйрәме булгандыр, мөгаен. Бу көннән барысы да ниндидер сихерле могҗиза көтә: менә Кыш Бабай килер дә, таягы белән җиргә бәреп, аның иң изге теләген үтәр…  Һәм менә шундый өметләр белән,  бу бәйрәмгә һәрвакыт дәртләнеп, илһамланып  әзерләнгәннәр, мәктәптә – классларны, өйдә – бүлмәләрне, урман чибәре гүзәл  чыршыны  алдан ук бизәгәннәр, аның тирәсендә әйлән-бәйлән йөрер өчен кияргә төрле киемнәр әзерләгәннәр. Ә хыялда инде хуш исле мандариннар һәм төрле тәм-томнар белән тулган матур төргәкләр күз алдыңда «бөтерелеп» очалар…

Чернышевка авыл китапханәсенә дә яшь китап укучылар чыршы уенчыклары ясадылар.  Һәр катнашучыга үз идеяләрен һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге бирелде. Уенчыклар өстендә эшләгәндә, катнашучылар яңа ел традицияләре турында фикер алыштылар, бер-берсенең күңелен күтәреп, алдагы елларда бәйрәм вакытында булган хәлләр турында сөйләделәр.