Хуш киләсең, Яңа ел!
Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, китап укучы балаларның кышкы ялларын күңелле итеп үткәрү максатыннан, «Хуш киләсең, Яңа ел! » дигән чара үткәрелде. 2026 ел Г. Тукайның 140 ел булу уңаеннан бәйрәмгә Су анасы белән Шүрәледә килгән иде. Шүрәле балаларга Г. Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен искә төшереп үтте, биремнәрен үтәделәр, бергәләп биептә алдылар. Балалар шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Шүрәле белән Су анасы аларга үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрен өләшеп чыктылар. Аннан соң төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
