Балалар язучысы – Рафис Корбан
Биектау авылы китапханәсе укучылар белән Татарстан Республикасының балалар шагыйре Рафис Корбан тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты, балалар өчен язган китаплары белән таныштырды. Балалар китапханәче белән бергә «Алмалы төн», «Тимерле чәй», «Куда уходит ночь» китапларыннан шигырьләр укыдылар, очрашу азагында «Рафис Корбан шигырьләре» китабы буенча табышмакларга җаваплар бирделәр.
