Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз

Сая авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз» дигән чара үткәрде. Максат яшьләрне туган як әдәбиятына җәлеп итү иде.

Әдәби кичәнең төп өлеше Рафис Корбан тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Мультимедиа презентациясе ярдәмендә язучының биографиясенең төп этаплары һәм лирикасының төп темалары — туган җиргә һәм табигатькә мәхәббәт турында белделәр.

Яшьләр Рафис Корбан шигырьләрен укыдылар, фикер алышуларда актив катнашып, шагыйрь һәм аның иҗаты белән ихлас кызыксындылар.