Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган ягым — яшел бишек

Гыйнвар аенда  татар совет язучысы, редактор Гомәр Бәшир улы Бәшировка 125 ел тула. Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Туган ягым – яшел бишек» дигән китап күргәзмәсе оештырды.Әлеге күргәзмәдә әдипнең «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Намус», «Гармунчы», «Сиваш»  кебек танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче китап укучыларны язучының китаплары белән таныштырды, Гомәр Бәшировның тормыш юлы турында сөйләде.