Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Дуслык күперләре

16 декабрь көнне Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» лидерлары Юртыш авыл китапханәсендә кунак булдылар. Балалар үзләренең оешмалары турында сөйләделәр ,уңышлары белән уртаклаштылар, дуслык символы ясадылар һәм бүләк иттеләр. Китапханәче аларга Юртыш авыл китапханәсе тарихы турында сөйләде, фонд, сайт белән таныштырды, катнашучылар күргәзмәдән үзләренә ошаган китапларны сайлап алды. Чара дуслыкны ныгыту, дөньяга карашны киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.