Биектау районы: Кичә. Бүген. Иртәгә.
2025 елда Биектау районы үзенең 90 еллыгын бәйрәм итә. Республиканың бу киң һәм икътисадый әһәмиятле почмагы тирән тарихын саклый. Биредә үткәннең күп кенә уникаль дәлилләре – тамырлары шушы җиргә барып тоташкан халыкларның археологик табылдыклары, тарихи истәлекләре һәм мәдәни артефактлары сакланган. 90 яшьлек юбилей уңаеннан, Каенлык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, аның аша китапханәче укучыларны район, төбәк мәдәнияте, күренекле кешеләр, матур авыллар һәм талантлы язучы якташлар турында китаплар белән таныштырды.
