Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юбиляр язучылар

Яраткан язучыларыбызның юбилейлары – хәтердә тиңдәшсез әсәрләрне яңарту, өйрәнелмәгән яңа ачу өчен менә дигән сәбәп. Талантлы язучылар һәм шагыйрьләр гасырлар узгач та укучыларны үз әсәрләре белән илһамландыруны һәм дулкынландыруны дәвам итәләр. 17 январь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Юбиляр язучылар» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә туган көннәре, төгәлрәге 2026 елда түгәрәк дата булган язучыларның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы китаплар тәкъдим ителде, Г. Бәшировка 125 яшь (1901-1999), Ф. Әмирханга 140 яшь (1886-1926).