«Әдәби кунакта» очрашу
22 гыйнварда Биектау муниципаль районы «Эмет «КЦСОН» га караган өлкән инвалидлар Үзәк китапханәдә булдылар. «Әдәби кунакт» очрашу Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде. Китапханәче Россиянең барлык халыкларның дус һәм тату яшәве никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. Чарада катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар: төрле халыкларның гореф-гадәтләре нәрсә белән аерылып тора һәм аларның мәдәни күптөрлелекне һәм халыклар арасындагы үзара ихтирамны ничек аңлаулары турында үз фикерләрен белдерделәр. Бу чарада катнашучылар шулай ук Ватанны саклаучыларның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы төшенчәсенә нәрсә керә икәнен аңлатып киттеләр.
.
