Мероприятие, посвященное жизни и творчеству Рафиса Курбана
Китапханәдә туган якны һәм якташ язучыларның иҗатын өйрәнү кысаларында Рафис Корбан тормышына һәм иҗатына багышланган чара үткәрелде. «Шүрәле» клуб оешмасы әгъзалары өчен «Р.Корбан – шагыйрь, язучы, тәрҗемәче» күргәзмәсенә күзәтү ясалды. «Төн кая китә?» китабына аерым игътибар бирделәр. Балаларга күңелле шигырьләр бик ошады, алар яраткан шигъри юлларына рәсемнәр ясадылар: «Курчак», «Кар ява», «Ташбака», «Гөмбә» шигырьләренә. Шулай итеп, китапханә укучылары якташ шагыйрь Рәфис Корбан иҗаты турында күбрәк белделәр.
