Халыклар дуслыгында илнең бердәмлеге
2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бердәмлек елының төп максаты-күпмилләтле Россия территориясендә яшәүче барлык халыклар арасында дуслыкны, үзара аңлашуны һәм бердәмлекне ныгыту. Биектау авылы китапханәсендә «Халыклар дуслыгында – илнең бердәмлеге» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Россиядә яшәүче халыкларның мирасын һәм гореф-гадәтләрен, аның мәдәниятен һәм үзенчәлеген ачучы китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең аерым бер өлеше Россия халыкларының әкиятләренә багышланган, алар Ватаныбызның төрле этник төркемнәренең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
