Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Сәламәтлек әлифбасы»

Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Кече Рәс авыл китапханәсендә сәламәтлекне ничек саклау буенча әңгәмә булып узды. Китапханәче сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәне турында сөйләп үтте. Әгәр без үз сәламәтлегебезне  кайгыртып яшибез икән, димәк дөрес юлдабыз.  Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе икәнлеге турында сөйләнелде.