Ленинград батырлыгы
27 гыйнварда Әлдермеш авыл китапханәсендә 3 сыйныф укучылары өчен хәтер сәгате уздырылды. Авыр сугыш елларында фашистлар хөҗүменә түзә алган һәм шәҺәрне саклап кала алган Ленинградлыларның батырлыгы турында сөйләп киттек. Шәһәрнең кечкенә балалары өлешенә төшкән авыр сынауларны чагылдырган слайдлар һәм документаль фотосурәтләр күрсәтелде. Китапханә фондыннан китап күргәзмәсе оештырылды.
