Без – Ленинград балалары
Биектау авылы китапханәсендә «Без – Ленинград балалары» исемле хәтер сәгате узды. Китапханәче укучыларга чолгап алынган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең авыр сынаулары – ачлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында сөйләде. Бу авыр вакыйга, чор турында презентация күрсәтелде. Китапханәче Ленинград блокадасын кичергән 11 яшьлек Таня Савичева язмышы турында сөйләде, аның көндәлеге белән таныштырды, шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясады.
