Җиңелмәс Ленинград
Ел саен 27 гыйнварда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә әңгәмә үткәрелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар блокада шартларында Ленинградтагы авыр тормыш, ачлык һәм җылылык булмау, блокада икмәге, карточкалар, Ладога күле бозындагы «тормыш юлы», бу сынауларны кичергән ленинградлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында белделәр. Чара буйсындырылмаган шәһәр турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар Ленинград блокадасын кичергән 11 яшьлек Таня Савичева язмышы турында белделәр, аның көндәлеге әлегә кадәр кешеләрнең йөрәкләрен дулкынландыра. Кечкенә ленинградлыларның, якыннарын югалтып, ачлыктан һәм салкыннан җәфа чигеп, өлкәннәргә ничек ярдәм итәргә тырышулары турында мәгълүмат алдылар. Балалар баррикадалар төзегәннәр, немец сигналчылары артыннан күзәтү алып барганнар, заводларда эшләгәннәр, оборона ныгытмалары төзегәннәр, яралыларны караганнар.
