Мәңгелеккә халык хәтерендә – буйсынмас Ленинград
2026 елның 27 гыйнварында Ленинградтан блокаданы тулысынча төшерү көненә 82 ел була. Бу дата уңаеннан, Чернышевка авыл китапханәсендә, М.Н.Скрементов исемендәге Чернышевка урта мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә, “Мәңгелеккә халык хәтерендә – буйсынмас Ленинград” исеме астында хәтер сәгате үтте. Чарада хәрби кинохроника кадрлары һәм документаль фотосурәтләр кулланылды. Мәктәп укучылары блокададагы шәһәрне саклаучылар һәм яшәүчеләр өлешенә төшкән героик сынаулар, аларның патриотлыгы, батырлыгы һәм ныклыгы турында белделәр. Катнашучылар шулай ук «Ленинградның бөек батырлыгы» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында батырлар һәм һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
