Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз
Биектау авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз» дигән чара узды. Китапханәче укучыларны якташыбыз, Кече Битаман авылында туып-үскән шагыйрь Рәфис Корбанның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары укучыларга шагыйрьнең шигырьләре буенча уен– викторина тәкъдим ителде. Китапханәче язучының шигырен укыды һәм аның иҗатына кагылышлы сорау бирде, ә укучылар викторина соравына җавапны хәрефләр әйтеп эзләп таптылар. Шигырьләр дә, викторина да балаларда чын кызыксыну уятты. Чара барышында балалар Рафис Корбан шигырьләре белән танышып кына калмадылар, вакытларын да файдалы уздырдылар.
