Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар тормышыннан

Чыршы авыл китапханәсендә «Кошлар тормышыннан» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Кошлар – безнең балачак дуслары. Алар турында юкка гына шигырьләр, җырлар, риваятьләр һәм әкиятләр язылмаган. Бу тынгысыз хезмәт ияләренең безнең арада рәхәт  яшәве бик мөһим. Ә без моның өчен кош җырлары беркайчан да хушлашмасын өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшләргә тиеш. Китапханәче безнең төбәк кошлары турында сөйләде. Кунаклар китапханәдән буш кул белән китмәде, истәлеккә китапханәче үзенең матур рәсемнәрен бүләк иттте