Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар – дусларыбыз

Гомер буе безне зур һәм кечкенә кошлар чолгап ала. Алар кешене җырлап сөендерә, бакчаларны һәм яшелчә бакчаларын саклый, зарарлы бөҗәкләрне юк итә. Чыршы авыл китапханәсендә  «Кошлар – дусларыбыз» дигән темага әңгәмә булды. Китапханәче елның төрле вакытында кошларның файдасы, кешенең кошларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар яз көне безгә нинди кошлар очып килүе, ел буе безнең белән нинди кошлар яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Балалар кошлар турында ничек кайгыртырга икәнен белделәр. Әңгәмәдән соң балалар табышмакларны чиштеләр.